Ураза тотуның хикмәте, мәгънәви файдасы - тәкъвалыкны арттыру, булмаса - булдыру. Ураза тоту белән кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәкәбберлеге киселә. Сусау, ачлык авырлыгын татып фәкыйрь-мескеннәрне искә төшерә. Нәтиҗәдә, күңелендә аларга карата шәфкать, мәрхәмәт хисе уяна. Ураза тотучы кеше Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белә башлый. Чөнки күп очракта булган нәрсә кадерләнми, югалгач кына кадере, кыйммәте беленә. Шуның өчен авыру кеше сәламәт кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак белә. Без дә үзебезгә бирелгән нигъмәтләрнең ләззәтен алардан тыелмыйча торып белмибез.
Пәйгамбәребез с.г.в.: «Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһасы гафу ителгән булыр», - диде.
Рамазан аенда ураза тотарга ниятләгән кешегә, таң атканчы ашап-эчкәннән соң шушы сүзләрне әйтеп, ният кылу мөстәхәб санала: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым». Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхәргә тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхәргә торган өчен бирелә торган саваптан мәхрүм калыр.
Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә аххартү».
Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».
Сәхәр вакытында аксым һәм майларга бай ризыклар ашарга киңәш ителә:яшелчәләр, эретелгән сары май, курдюк, зәйтүн, каз, ат мае, сыйфатлы атланмай, урбеч (төрле орлыклар, чикләвекләр кушылган катнашма), авокадо, брокколи, төсле кәбестә, ташкабак, глютенсыз ярма боткалары, карабодай, дөге, сөяк шулпасы, сыйфатлы балык, ит ашау яхшы.
Ифтарда клетчаткага бай ризыклар файдалы. Ул яшелчә, җиләк-җимештә күп. Шуңа да ифтарда пешерелмәгән яшелчәләрдән ясалган салатлар булсын. Кайнар ризыкка итне парда йә томалап пешерсәң яхшы. Ураза вакытында консервланган, баллы, камыр ризыкларын, ярымфабрикатларны чикләп тору дөрес булыр. Туйганчы ашарга кирәкми.
Уразаны башка елларда тулысы белән тотмый идем. Ә быел калдырмаска исәп. (Рәҗәп аенда 15 көн тоттым). Иң мөһиме - ниятләү. Аллаһе Тәгаләдән җиңеллек сорау.
#сафрамазан
#сафрамазанбиремнәр
#сафрадио